erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алда - Әниләр көне

Мәдәният хезмәткәрләре өчен ял юк – алар бәйрәм көннәрендә дә эшләде, концертлар гөрләде.

Мәдәният хезмәткәрләре өчен ял юк – алар бәйрәм көннәрендә дә эшләде, концертлар гөрләде.

“Кайчан концерт булды? Ничек белми калдык?” – дигән уй туды инде Арча үзешчәннәре чыгышларын яратып караучыларда. Аларның беткәне дә юк. Онлайн-концертлар шушы бәйрәмнәрдә генә дә өч-дүрт булды. Алары аның тагын да җайлы – салкын көзге көннәрдә өйдән чыгып та торасы юк, компьютерыңны яки телефоныңны кабызасың да, Ютубка керәсең һәм кырын ятып рәхәтләнеп концерт карыйсың.

Иң күңеллесе Мәдәният йортына барып, сәхнәдән тере җырчы, биючеләрне күзәтү, алкышлап утыру, диярсез инде. Тик нишлисең, вакыты шундый. Күпкә түзгәнне... Әлегә онлайн-концертлар карап хозурланыйк.

– Үзешчәннәребез, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бер генә бәйрәмне дә калдырмыйча, концертлар куеп барырга тырышабыз, – диде  Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Адилә Нотфуллина. – Үткән бәйрәмнәрдә генә дә берничә онлайн-концерт булды. Халыклар бердәмлеге көнендә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан бәйрәм оештырдык, әтиләр көнен билгеләп үттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Онлайн-концертларда “Рус җыры” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Гөлнара Гәрәева), Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле, “Арча егетләре” халык вокаль ансамбле (Диләрә Хәйдәрҗанова), “Язгөл” вокаль ансамбле (Гөлназ Яруллина), бию коллективларыннан “Аллегро” (Аида Ондрина), “Талисман” (Лилия Маликова), “Ар-и-Эль” (Эльза Камалова) чыгышларын Арча тамашачысы һәрвакыттагыча яратып карагандыр, дип ышанабыз. Ә җырчылардан Расих Галимҗанов, Әнис Шакиров, Алинә Шиһабиева, Артур Хафизов, Данис Гайфуллин, Адилә Салихова, Дилүс Сәлахов, “Веста” триосы һәм башкалар матур чыгышлары белән куандырдылар.

– Бу концертларны Ютуб каналы аша карарга кирәк була. Аңа керүнең бернинди авырлыгы да юк. Инстаграм челтәрендә Арча Мәдәният йорты дип русча җыясыз да, шунда бөтен нәрсә килеп чыга,  – дип аңлатты Адилә Нотфуллина. – Авылларда да мәдәният йорты хезмәткәрләре үз үзешчәннәре белән шундый ук концертлар куялар һәм үз инстаграм битләрендә урнаштыралар. Онлайн-концертлар һәр авылда бара.

Алда – Әниләр көне. Димәк, шул уңайдан тагын бер бик матур онлайн-концерт булачак. Карап барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X