erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Александр Карпов Төп законга төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы

Илнең Төп законында гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтнең гарантияләнүен һәм хезмәт ияләренең хокуклары яклануын беркетергә тәкъдим ителә.

Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә карата хөрмәтнең гарантияләнүен беркетү мөһим, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесе – ил икътисадының тоткасы. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы ул. Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз. Шуңа күрә моны Конституциядә беркетергә кирәк дип саныйм», - диде Карпов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокуклары яклануын тәэмин итүенә бәйле пунктлар кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан тулаем алганда Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләме гарантияләнә. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов та төзәтмәләргә уңай бәя биргән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X