erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Александр Малькевич Татарстанга электрон тавыш бирү буенча лидер булырга киңәш итте

Аның фикеренчә, берәр торак пункт масштабында җирле әһәмияткә ия берәр мәсьәлә буенча тавыш бирүне оештырып карарга мөмкин.

РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек буенча эшче төркем әгъзасы Александр Малькевич Татарстанга электрон тавыш бирү буенча лидер булырга киңәш итте. Бу хакта ул гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә матбугат конференциясендә сөйләде.

Республика халкы электрон тавыш бирүдә катнашсын дигән фикерне алга сөрәчәкмен. IT өлкәдә тәҗрибәсен исәпкә алып, Татарстан моңа әзер. Бәлки, бу мәсьәлә буенча экспертлар берләшмәсе белән очрашырга, күмәк фикер алышу үткәрергәдер», — диде Александр Малькевич.

Ул Дәүләт хезмәтләре порталында берәр торак пункт масштабында җирле әһәмияткә ия берәр мәсьәлә буенча тавыш бирүне оештырып карарга киңәш итте. «Халыкка моның бер куркынычы да юк дип сөйләргә кирәк. Әйтик, Казанда яңа проспект, яңа урам өчен тавыш бирүне эшләп карарга була. Позитив тәҗрибә булыр иде, республика лидерлык позициясендә булыр иде. Аннары башка төбәкләр дә иярер иде», — диде Александр Малькевич.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның фикеренчә, сынау рәвешендә электрон тавыш бирүне август аенда Казан, я  Иннополис территориясендә уздырырга мөмкин. «Электрон тавыш бирүгә ун көн кала Мәскәүдә дә шуны эшләп карадылар. Башкарып чыктылар», — диде җәмәгать эшлеклесе.

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X