erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алинә Сафиуллинаның тормышында зур вакыйга булган

21 апрельдә җырчы Алинә Сафиуллина туган көнен билгеләп үтте. Юбилей булгач, зурлап котлыйсы килде, үзенә шалтыраттык. Алинә улы Нариман белән туган ягы Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында икән.

- Элек авылда 3 көн дә тора алмый идем, менә хәзер бер ай инде авылда яшибез. Көн саен төрле тәм-томнар пешерәбез. Чәйгә пирог яки торт пешермәсәк, әти шундук кисәтү ясый башлый (көлә). Авылда рәхәт. Көн дә Нариман белән йомыркалар җыябыз, сыерның, үгезен хәлен беләбез. Безнең өй су буенда урнашкан, ындырга төшәбез. Анда кеше юк. Кичләрен пазллар төзибез, безгә әни дә кушыла.

- Туган көнеңне авылда үткәрдең, димәк? Авылда туган көн ничегрәк уза

Әйе, авылда улым, әти-әни белән үткәрдек. Әбием күбесенчә үз бүлмәсендә ул. Туган көн көне буе дәвам итте. Башта салатлар ашадык. Бәлеш үзем кебек кире булып чыкты, озак пеште (көлә). Безнең өчен бу гадәти көн булса да, бала күңеле бәйрәм көтте. Нариман әле аниматор сорый, әле тортка шәм куйдыра, әле барыбызны да биетә. Кыскасы, туган көн күңелле узды.

- Алинә, күптән түгел тормышыңда зур вакыйга булды дип беләм...

- Әйе, ниһаять, фатирымны  алыштырдым. Фатир Казанның яңа торак комплексында бик уңайлы урында урнашкан. Бик канәгатьмен. Хәзерге вакытта анда онлайн ремонт бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ничек онлайн ремонт?
- Ремонтны бер татар кешесе ясый. Мин аңа барлык кирәк-яракларны алып калдырдым. Ул эш барышын видеога төшереп миңа җибәрә. Берәр әйбер кирәк булса, онлайн заказ аша өйгә китерәләр.

- Бу сорауны бирми булдыра алмыйм, кияүгә чыкмадыңмы әле?
- Юк, кияүгә чыкмадым.

- Авылда торганда, буш вакытың күп. Ниләр турында уйлыйсың?
- Үзизоляция күп нәрсәгә күзләрне ачты. Бик күп нәрсәгә илһамландым, яңа җырлар иҗат итәсем, концертлар куясым килә. Иң мөһиме - дөньялар имин булсын, барыбыз да сәламәт булыйк!

Лена Рәхимова

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/alin-safiullina-tormyshyndagy-zur-vakyyga-beln-urtaklashty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X