erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аллага шөкер, Раянның кәефе әйбәт (ВИДЕО)

Алар 18 яшьтән өйләнешә.


Алар 18 яшьтән өйләнешәләр. Рифат Зыятдинов Биектау районы Коркачыкта туып-үскән. Айгөл Ашабаш авылыннан. 
Бүген инде олы улларына 13 яшь. “Яшь чак. Шулай дус кыз белән телефон номерларын уйлап чыгарып уйнап утырабыз, – дип сөйли Айгөл. – Без җыйган бер номер Рифатныкы булып чыкты! Ике арада башланган уен-көлкеле сөйләшүләр очрашуларга китерде. Һәм өйләнешеп тә куйдык”. Бүген алар Чулпан авылында яшиләр. “Башта әниләр белән Коркачыкта яшәдек, – дип сөйли Рифат. – Аннан Чулпан авылыннан бура-йорт сатып алдык. Әкренләп рәткә кертәбез. Икенче катын эшләдек. Айгөлнең әтисе (Рөстәм) кулга бик оста кеше. Агач эшеме, калай, ташмы – барысын да булдыра! Мин үзем “ТехноАрск” ширкәтендә металл конструкцияләр эшендә. Ә Айгөл өйдә бала белән”.
Мин килгәндә Айгөл өйдә юк иде. Өч малай белән Рифат өйдә үзе генә. “Айгөл нәни кызыбыз Асель (ике айлык) белән поликлиникага прививкага китте, – диде Рифат. – Хәзер кайтып җитәрләр”. Рифат ачык кеше. Сөйләшеп утырдык. Айгөл дә бала белән кайтып җитте. Кайтуга чәй әзерли башлады.  Балалар да безнең янда мәйханә килә. Гәүдәгә нык, таза 9 яшьлек Алан турында әнисе: “Көрәшкә йөри, – диде. – Абыйсы Радил белән бергәләп йөриләр. Тренерлары Рәис Галиев”. Икенче каттан Радил дә йөгереп төште. Сөбханалла, балаларның йөзләре, күзләре көлеп тора. “Көрәшкә яратып йөрисезме?” – дип сорыйм. “Әйе, – диделәр малайлар бертавыштан. – Җиңүләр дә бар”. Соңыннан тренерлары Рәис Галиев белән дә сөйләштек. “Мин бу гаиләне яхшы яктан гына беләм, – диде ул. – Радил белән Алан бик тырышып көрәшкә йөриләр. Сәбәпсез тренировканы калдырмыйлар. Өметле көрәшчеләр. Нәтиҗәләр күренә башлады”. 
Айгөл – дүрт бала әнисе. Радил, Алан, Раян һәм Асель. “Тәки тырышкансыз кызга”, – дип көлешәбез. Сүз өченче малай Раянга килеп җитте. Ә ул рәхәтләнеп шаяра. Кәефе шәп! Тәмле шулпа салып бирделәр үзенә. Уң кулының бармаклар тирәсе ак марля белән урап алынган. Бирегә килүемнең сәбәбе дә әнә шул бармак вакыйгасы иде. Максатым бер бармагын (ике буын) пычкыга кистергән Раянның, гаиләнең хәлен белеп кайту иде. Без бу вакыйганы интернеттан укып белгән идек инде. Редакциягә: “Арчада булганмы бу хәл? Арчада булса, малайның, гаиләнең хәлен белдегезме?” – дип кызыксынучылар да булды. Әлбәттә, без бу хәбәрне ишетүгә, күңелдә туган сорауларны ачыкларга керештек. Һәм вакыйганың Арча районы Чулпан авылында Зыятдиновлар гаиләсендә булганын белдек. Әни кеше Айгөлнең ризалыгын алып, Чулпан авылына юл тоттык. Максатыбыз изге, Раянны күреп, күп балалы гаиләнең хәлен белеп кайту иде. Мин бу гаиләне яраттым (ә журналистка язасы герое ошамаска да мөмкин!). Бераздан инде без әллә кайчангы танышлар кебек сөйләшә, аралаша идек. Яраткан ризык турында сүз чыккач, “Көне буе ашарга пешерү өстендә инде мин. Рифат та пешерә безнең”, – дип елмайды Айгөл. Рифат: “Кирәк булганда мантый, өчпочмак та пешерәм, камыр басып, токмач та кисәм”, – дип шаккатырды. Ә 4 яшьлек Раян белән хәл болай була. “Раян ул көнне Ашабашта әниләрдә иде, – дип сөйләде Айгөл. – Әти бит безнең кул остасы. Өйдә ремонт бара. Безнең шук Раян секундлар эчендә гаражга кереп, пычкыны алып кабызып җибәргән... Һәм бер бармакның ике буыны өзелгән дә. Ә үзе чыгып чапкан. Апаның кызы белән уйнарга ярата ул. Алар бергә булган. Тиз арада Раянны алып район хастаханәсенә чаптык. Анда безне, беренче ярдәмне күрсәтеп, ашыгыч ярдәм машинасы белән Казанга ДРКБга җибәрделәр. 40 минутта барып җиттек. Рәхмәт Арча һәм Казан медикларына. Казанда хирурглар, өзелгән бармакны тоташтырып, операция ясадылар. Бармак ялганамы – юкмы, 50гә 50, диделәр. Чөнки бармак кечкенә, кан тамырлары, җепселләр бик нәзек, ялгануы икеле икән. Зурракларда ялгану мөмкинлеге күбрәк, ди. Бер атнадан соң билгеле булды: бармак ялганмады... Бик еладым. Хәзер тынычлана төштем. Аллага шөкер, кул-аягы бөтен, үзе исән-сау, дип үз-үзебезне юатабыз. Ә Раян – бармагы киселгәч тә, юлда, хастаханәдә дә – бер дә еламады. Операциягә дә йөгереп кереп китте. Аллага шөкер, кәефе әйбәт”.
...Шаулап-гөрләп сабантуйлары үтте. Ә сабантуенда Зыятдиновлар иң актив гаилә. Малайлар көрәшә, кызыклы уеннарда катнашалар, Айгөл белән Рифат үзләре дә мәйданда – төрле ярышларда. “Без сабантуеннан бер машина бүләк алып кайтабыз”, – диләр балалар. Быелгы Ашабаш сабантуеннан да алар, арып-талып, бүләкләр, күтәренке кәеф белән төп йортка Айгөлнең әти-әнисенә кайталар. Айгөл, Рифат, исән-сау булып, балалар куанычы белән яшәргә язсын сезгә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X