erid:2VtzquqpS7d
Алмаз Хисаметдинов киләсе биш елда хуҗалыкларда тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычын куйды
Арча яңалыклары

Алмаз Хисаметдинов киләсе биш елда хуҗалыкларда тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычын куйды

Зур эшләр планлаштырыла, яңа сөтчелек комплекслары төзүче хуҗалыклар саны арта бара

Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов якындагы биш елда хуҗалыкларда тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычын куйды. Бу юнәлештә зур эшләр планлаштырыла, яңа сөтчелек комплекслары төзүче хуҗалыклар саны арта бара.

Билгеле, яңа төзелешләр алып бару өчен финанс ярдәме кирәк. Соңгы вакытта  “Ак Барс банк“, “Сельхозбанк“, “ВТБ“ банк вәкилләре белән очрашулар булды. 3 июльдә  “Сбер“банк вәкилләре Арчага очрашуга килде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар, эшмәкәрләр файдалы мәгълүмат алдылар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев