erid:2VtzquqpS7d
Алмаз Закиров Россия чемпионатында чыгыш ясады
Арча яңалыклары

Алмаз Закиров Россия чемпионатында чыгыш ясады

Арчадан Алмаз Закиров таэквондо буенча Татарстанның җыелма команда составында. Әле яңа Россия чемпионатында чыгыш ясадылар.

Казанда "Таэквондо һәм өстәл теннисы үзәге"ндә таэквондо буенча Россия чемпионаты булды. Чемпионатта Россиянең төрле төбәкләреннән 500гә якын спортчы катнашты. Татарстанның җыелма командасына Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм Арчадан 31 кеше керде. Безнең Арчадан ярышта Алмаз Закиров катнашты. 45 команда арасыннан Татарстанның җыелма командасы 2нче урынны алды. Мәскәү -- 1нче. Безнең республика уңышында Алмазның да өлеше зур. Тренеры Газинур Борханов. Уңышлар телибез!

 

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев