erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аны җиңел атлетика короле дип йөртәләр

Арчада Бари Каюмович Бакировны белмәгән кеше юктыр.

Спорт ярышларында күп тапкырлар очрашкан бар.  Илкүләм кроссларда районда йөзәрләгән йөгерүче катнашыр иде. “Кем беренче килер икән?” – дип сорасаң, “Билгеле инде, Арча педагогика көллияте егетләре!” – дип җавап бирер иде. Һәм бервакыттта да ялгышмады.

– Без Бари Каюмовичны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз! – ди Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Ул, чын мәгънәсендә, халык укытучысы. Көллият, студентлар тормышы белән яшәгән чын педагог.

– Көллияттә укыганда Бари Каюмович җиңел атлетикадан минем тренерым булды, – дип сөйли көллияттә физик тәрбия укытучысы Зиннур Сәгыйтов. – 1983 елда Кавказда Каменск-Шахтинский шәһәрендә урта уку йортлары  арасында без рекорд куйдык.

Аның хезмәт кенәгәсенә ике генә җөмлә язылган: Арча педагогика училищесына 1972 елның 14 августында физик тәрбия укытучысы һәм 1999 елның 1 сентябрендә физик тәрбия җитәкчесе итеп билгеләргә. Исемнәре күп: “Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре”, халык мәгарифе отличнигы, 10нчы бишьеллык ударнигы, югары категорияле укытучы... Бари Каюмович 1946 елның 1 гыйнварында Апас районы Чирү авылында туган. Мәктәптән соң Буа ветеринария  техникумын тәмамлый. Совет армиясендә  спорт ротасында хезмәт итә. Казан педагогия институтыннан соң юллама белән Арча педагогия училищесына физик тәрбия укытучысы итеп җибәрелә. 2020 елның октябренә кадәр шушы коллективта эшләде. Хәзер лаеклы ялда.

Педучилищега эшкә килгәч, кафедрада методик эшне, спорт чараларын  җанландырып җибәрә. Физик тәрбия дәресләрендә яңадан-яңа алымнар куллана. Профком рәисе, партоешма секретаре, агитатор, пропагандист, Россиянең мәгариф хезмәткәрләренең I съезды делегаты...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Училище көллият булып үзгәртелгәч, Бари Каюмович укыту планнары, программалары төзи. Район укытучыларының август киңәшмәләрендә, республика  семинарларында методик чыгышлар ясый. Көллияттә үткәрелгән республика ярышлары, семинарлары, ачык дәресләре министрлыклар тарафыннан югары бәяләнә. Россия Президенты В.Путин исеменнән Мактау  грамотасы ала. Татарстан Республикасы һәм Россия беренчелегенә уздырылган җиңел атлетика ярышларында аның командалары яңадан-яңа үрләр яулый. Педагогика училищелары арасында 7 тапкыр Россия беренчелегендә катнашып, 5 тапкыр призлы урыннар ала, ә 1983 елны чемпион исеменә лаек була. “Районда җиңел атлетика серләрен һәм нечкәлекләрен иң күп белүче кеше тагын бармы икән?! – ди укучысы һәм хезмәттәше Зиннур Сәгыйтов. – Ул көллияттәге физик тәрбияне Татарстанның һөнәри уку йортлары арасында иң яхшылар дәрәҗәсенә күтәрде”.

Кызы, Арча сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова: “Безнең әти бик әйбәт кеше, – ди. – Тыныч, эштән соң кайтса да, безгә укуда булышыр иде. Кечкенәдән спорт белән үстек. Без ике кыз. Туганым Лениза Казанда. Әниебез (Лилия Нуриевна) шулай ук көллияттә эшләде, немец теленнән укытты. Тәртипле, тату гаиләдә үстек без. Исән-сау булсыннар!

– Балачактан күрше авылга җәяү, чаңгыда йөреп укулар, бик еш ярышлар үткәрелеп торулар мине спортка китерде, – ди Бари Каюмович. – Без 6 бала үстек. Әни (Мөнирә) укытучы, әти партия оешмасы секретаре булып эшләде. Бүген көнем гимнастика ясаудан башлана. Шахмат уйнарга, чаңгыда йөрергә, йөгерергә, балык тотарга яратам. Кеше һәрвакыт эштә, хәрәкәттә булырга тиеш.

– Мин бәхетле хатын, – ди тормыш иптәше Лилия ханым. – Без Бари Каюмович белән институтта укыганда таныштык. Ул “5”кә генә укыды. Аның рәсеме Мактау тактасында эленеп торды. Искиткеч кеше ул! Бөтен эшне үзе башкара. Балаларны бик ярата.

...Йөгерү, чаңгы ярышларында җиңүчеләр белән сөйләшә башласаң, күбесе Бари Каюмовичта укыган булып чыга. “Менә хикмәт кайда икән!” – дип әйтми кала алмыйбыз. Юбилеегыз белән, Бари Каюмович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре спорт

2
X