erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Аның турында район халкы яхшы белә

Фотода - Альбина Шакирова

Арчада яшәүче җиде бала анасы Диана Гыйззәтуллина махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне илтеп кайтты.
Аның турында район халкы яхшы белә инде: ире Равил 2022 елның 26 октябреннән махсус хәрби операциядә катнаша, ә Диана үзе волонтерлык эшенә чумган.

Гуманитар ярдәм җыеп озатучылар аз түгел. Әмма Диана Гыйззәтуллина алар арасында аерылып тора: ул йөкне җыю белән генә чикләнми, үзе руль артына утырып, меңләгән чакрым юл үтеп, ярдәмне сугышчыларга шәхсән тапшырып кайта. Өстәвенә, күпләр барырга батырчылык итмәгән Херсон һәм Запорожье якларына юл тота.

— Ирем дә шул якларда хезмәт итә. Әмма мин анда аның янына гына бармыйм, — ди Диана. — Кешеләрнең посылкаларын җыям, кирәкле, сораган әйберләрен туплыйм. Чөнки ул якларга баручылар бик аз. Мин дә булмасам, тагын кем ярдәм итәр?
Бу юлы юлга ашыгыч рәвештә чыгарга туры килгән аңа.

— Бер контрактчының әнисе Фәридә һәм хатыны Альбина Шакировалар мөрәҗәгать итте. «Баручы юк, әйберләр илтергә кирәк», — диде. Вакыт бик кысан иде. Фәридә Шакирова алтынчы мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта. Укучыларының әти-әниләре, битараф булмаган укытучылар ярдәмгә кушылды. Арча элеваторы рацияләр бирде, Арча волонтерлары бик зур ярдәм күрсәтте. Аларга бик рәхмәтлебез. Әйбер җыю берни түгел, транспорт табу, юлны оештыру кыен. Бу юлы ике машина белән юлга чыктык. Альбина Шакирова үзе дә ире янына барды. Андагылар хәтта: «Сез курыкмагансыз», — дип каршы алдылар, — дип искә ала ул. –Чөнки юлның никадәр хәвефле булуын сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Анда машиналарны утка тоталар. Кем баруын аерып тормыйлар. Бигрәк тә йөк машиналарына авыр. Ә кичке җидедән соң комендант сәгате башлана, беркая да чыгарга ярамый.

Бу юнәлештә Арчадан махсус операция зонасына кадәрге ара якынча ике мең чакрым тәшкил итә.
— Юлда 30 сәгать булдык. Юлларның торышын да исәпкә алсаң, җиңел түгел. Арча халкы һәрчак ярдәм итә. Әмма гуманитар йөк белән шул якларга барырга теләүчеләр аз. Кайтуы да җиңел булмады. Комендант сәгате бик иртә башлана, бар эшне шуңа кадәр өлгертергә кирәк. Хәтта окопларда кунарга да туры килде.
Сугыш зонасында күргәннәр Диананың күңелендә тирән эз калдырган.

— Андагы тормыш белән мондагы тормыш арасында җир белән күк аермасы. Безгә һәр тыныч көннең кадерен белергә кирәк. Анда кешеләр һәр мизгелдә хәвеф астында яши. Азовсталь территориясендә дә булдык. Җимерелгән йортларның очы-кырые юк. Егетләр окопларда яши. Барысын да үз көчләре белән эшлиләр: окопларын да казыйлар, мунчасын да, бәдрәфен дә үзләре ясыйлар. Ашау-эчү мәсьәләсен дә үзләре хәл итә. Бездә тынычлык. Шуңа күрә һәр көнгә сөенеп яшәргә һәм мөмкинлек булган саен егетләргә ярдәм итәргә кирәк, — ди ул.
Диана Гыйззәтуллинаның батырлыгы һәм фидакарьлеге соклану уята. Җиде бала анасы булуына карамастан, ул хәвефле юллардан курыкмый, ярдәм көткән кешеләр янына барып җитә. Аның кебекләр булганда, фронттагы егетләр дә үзләрен онытмаганнарын белеп яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев