Имтиханга 27 студент кертелде, шуларның 6сы канәгатьләнерлек булмаган билгеләр алды.
18 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Балтач районы бүлеге җитәкчесе М.Р.Габдрахманов белән берлектә Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә В,С,D,E,F категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алу өчен квалификация имтиханнары узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итә.
“Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Канәгатьләнерлек булмаган билгеләр алучылар имтиханнарны 7 көннән кабат тапшырачаклар”, – дип билгеләп үтте ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев