Арча районында балалар бакчасына йөрүче балалар да махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә.
Арча районында балалар бакчасына йөрүче балалар да махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә. Алар тәрбияче апалары белән рәсемнәр ясый, быел җәй әти-әниләре белән туган җир җылысын сыендырган йөрәкләр, декабрьдә шулай ук әти-әниләре, тәрбиячеләре белән бергә брелоклар ясап җибәрде. Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядәге райондашларыбыздан рәхмәтләр тулы фотолар килеп җитте: алар бүләк бреклоклар белән казармаларны, окопларны бизәп куйган. Балаларның, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең хезмәте югалып калмый, аларның тизрәк исән-имин кайтуларын теләп эшләнгән бүләкләр егетләргә бәйрәм рухы, өмет чаткысы бирә, туган як сәламнәрен ирештерә”, — ди “Яшь гвардияче” оешмасы җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Нет комментариев