erid:2VtzquqpS7d
Арча юлларында рейдлар үтәчәк
Арча яңалыклары

Арча юлларында рейдлар үтәчәк

Иминлек каешы гомерне саклый.

2026 елның 28 маеннан 10 июньгә кадәр район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү максатыннан, “Иминлек каешы” профилактик чарасы үткәреләчәк. Чара автомобиль йөртүчеләрнең һәм пассажирларның иминлек каешларын куллануына аерым игътибар бирүне күздә тота.

Профилактик рейдлар транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган урыннарда иртән 7дән 9сәгатькә, кичен 5 тән 7 сәгатькә кадәр оештырылачак.

Юлда булганда машина салонында куркынычсызлык каешын тагу мәҗбүри. Иминлек каешы – юлда гомерне һәм сәламәтлекне саклаучы иң нәтиҗәле чараларның берсе.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев