Чаңгычыларга алдагы ярышларда уңышлар телибез!
12 нче мартта Алексеевск поселыгында махсус һөнәри уку йортлары арасында чаңгы спорты буенча финал ярышлары булды. Арча педагогия көллияте студентлары көндәшләреннән, зур өстенлек күрсәтеп I урынны яуладылар. Бу үхакта көллиятнең физик тәрбия җитәкчес Зиннур Сәгыйтов хәбәр итте.
“Көллият данын Евгений Хаматов (шәхси беренчелектә II урын), Иван Трофимов, Глеб Подкопаев, Айнур Зиганшин, Руслан Стаханов яклады. Команданы Фануза Хаертдинова әзерләде. Чаңгычыларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез”, – диде ул.
Нет комментариев