erid:2VtzquqpS7d
Арча поликлиникасында медик булырга теләүче укучылар белән очрашу булды
Арча яңалыклары

Арча поликлиникасында медик булырга теләүче укучылар белән очрашу булды

9нчы, 10нчы, 11 сыйныф укучылары килде. Быел бигрәк тә күп килгәннәр. Хәтта утырырга урын да җитмәде.

Иң башта мәктәп укучылары (күбесе кызлар, малайлар берничә генә) үзләренең кем булырга теләүләре турында әйттеләр. Узган елгы очрашуда күбрәк теш табибы булырга теләүләрен әйткән иделәр. Быел хирург, акушер-гинеколог, педиатр булырга теләүләрен дә әйттеләр.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов медицина һөнәрен сайлаучыларны хуплады. Үзенең дә табиб һөнәрен яратуын әйтте. Медицина өлкәсендә эшли башлавына менә инде 30 ел булган. Ә Арчага табиблар кирәк.

Очрашуга Казан дәүләт медицина университетында укучы студентлар да кайткан иде. Алар үзләре белән таныштырдылар, университет тормышы турында сөйләделәр. Район хастаханәсендә реаниматолог булып эшләүче Ринат Урманов медицина белгечлегенең җиңел булмавы, ак халат артында кеше сәламәтлеге өчен көрәш, авырлыклар көтүе, эшләү дәверендә белемне арттырып торырга кирәклеге турында сөйләде.

Ахырдан булачак студентлар Арча үзәк хастаханәсе стационары белән таныштылар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев