Бишенче чакырылыш Арча район Советының 12 нче чираттагы утырышында районның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, җир ресурсларын нәтиҗәле файдалану һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр каралды. Депутатлар көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.
25 июньдә Арча район Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә район Советы депутатлары, район җитәкчелеге һәм җаваплы белгечләр катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе район бюджетын формалаштыруга кагылды. Депутатлар муниципаль район бюджетын тәэмин итүгә бәйле финанс мәсьәләләрен карады. Бу хакта Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Эльмира Ганиева чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәммәдияров доклад белән чыкты.
Җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы ике мөһим документ та депутатлар тарафыннан хупланды. Алар Арча районы территориясендәге аеруча саклана торган җирләрне билгеләү тәртибен һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләвен исәпләү кагыйдәләрен үз эченә ала. Бу мәсьәләләр буенча милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев мәгълүмат бирде.
«Кабул ителгән карарлар районның тотрыклы үсешенә, бюджет сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм җир ресурсларын тәртипле файдалануга юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтелде утырыш барышында.
Утырыш нәтиҗәсендә көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев