erid:2VtzquqpS7d
Арча район ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче
Арча яңалыклары

Арча район ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче

Арча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе–баш ветеринария табибы итеп Хәлфин Айрат Азат улы билгеләнде.

Ул 1994 елда Арча районының Түбән Мәтәскә авылында туган. 2017 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын Арча ветеринария берләшмәсендә ветеринария фельдшеры–аптека мөдире булып эшләүдән башлый. 2021 елдан җитәкче урынбасары иде.

 

 


Нет комментариев