erid:2VtzquqpS7d
Арча районы башлыгы фермерлар һәм эшмәкәрләр белән очрашты
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы фермерлар һәм эшмәкәрләр белән очрашты

30 июньдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов Күпербаш авылында Альберт Галәветдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

Альберт Гаделҗан улы районда иң уңышлы эшләүче фермерларның берсе. Ул мөгезле эре терлекләр үрчетү белән шөгыльләнә.

Район башлыгы “Агрохим“ ширкәте  карьерында известь, вак таш әзерләүне карады. Ширкәт соңгы вакытта эшчәнлегендә кыенлыклар кичерә, шул проблеманы хәл итү юллары турында сөйләштеләр.

“Кишет“ ширкәтендә яңа сөтчелек комплексын төзү дәвам итә. Саву залын төзи башлаганнар.

Район җитәкчесе Кышкар авылында атлар асраучы шәхси эшмәкәр Рамил Җәләлетдинов белән очрашып сөйләште.

“Кырлай“ ширкәтендә тулы көчкә сенаж салалар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев