erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы Иске Кырлай авылында мәдәният йорты ачылды

Капиталь төзекләндерүдән соң, Иске Кырлай мәдәният йорты һәм китапханәсе эшчәнлеген яңа бинада башлады

Бүген Иске Кырлай авылында  “Мәдәният учреждениеләрен капиталь төзекләндерү” программасы буенча Мәдәният йорты һәм китапханә ачылды.

Бинаны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин катнашты.

«Бүген республикабызда 40тан артык программа бар. Шул программаларның һәрберсендә районыбыз актив рәвештә катнаша. Эшләгән эшләребез дә, эшлиселәре дә күп. Безнең район эзле, тарихлы, зур район. Республикабызда тоткан урыныбыз да зур. Халкыбыз тырыш һәм мәгърифәтле. Сезнең җирлекнең дә район өчен горурланырлык эшләре күп. Менә бүген шушындый матур чарага җыелдык. Киләчәктә дә әлеге мәдәният һәм мәгрифәт йорты матур итеп эшләп торсын, халкыбызга хезмәт итсен. Исәнлектә, саулыкта, тынычлыкта шушындый күңелле чараларда гына очрашырга насыйп булсын», – диде Илшат Нуриев.

Район башлыгы яңартылган китапханә белән танышты, укучылар саны һәм эшчәнлек белән кызыксынды. Мәдәният йорты бүлмәләрен һәм тамаша залында авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән концертны карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев