erid:2VtzquqpS7d
Арча районы мәктәпләре укучылары шигырь сөйләү осталыгында көч сынашты
Арча яңалыклары

Арча районы мәктәпләре укучылары шигырь сөйләү осталыгында көч сынашты

21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан районда шигырь бәйгесе узды

Арчаның 6нчы мәктәбендә «Тел – күңел көзгесе» шигырь бәйгесе районыбызның иң оста шигырҗ сөйләүче мәктәп укучыларын һәм татар теле укытучыларын җыйды. 

Бәйгедә 1-4 сыйныфта укучы – 38 бала, 5-8 сыйныфларда укучы – 30 бала, 9-11 сыйнфлардан 8 укучы катнашты. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары да «Туган тел» темасына багышланган шигырьләр башкарды. 

Әдәби чараны мәгариф идарәсе милли мәгариф өчен җаваплы методисты Энҗе Мостафина ачты. «Укучылар, сез инде бирегә мәктәпләрегездән җиңеп килдегез. Барыгыз да иң яхшылар. Туган телебез сагында торуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Иҗади уңышлар телим», – диде ул. 

 


Нет комментариев