Арча районында хуҗасыз хайваннар белән очрашканда иминлек кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртәләр. Гади киңәшләрне үтәү кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итә.
Арча районы халкы өчен хуҗасыз хайваннар белән очрашканда дөрес тәртип кагыйдәләренә багышланган белешмәлек әзерләнгән.
Белгечләр таныш булмаган хайваннарга якын килмәскә, аларны сыйпамаска һәм ашатмаска киңәш итә. Әгәр балалар янында хуҗасыз этләр күренсә, аларны тиз арада хәвефсез урынга алып китәргә кирәк.
Шулай ук йортлар тирәсендә хуҗасыз хайваннар җыелмасын өчен көнкүреш калдыкларын вакытында чыгару, азык-төлек калдыкларын ачык калдырмау, подвалларны һәм хайваннар керә алырлык урыннарны ябык тоту мөһим.
Әгәр торак пунктта хуҗасыз хайваннар күренсә, бу хакта яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына хәбәр итәргә кирәк. Мөрәҗәгать нигезендә махсус оешма тарафыннан хайваннарны тоту буенча гариза рәсмиләштереләчәк.
Белешмәлектә шулай ук хуҗасыз хайваннарны ашату аларның санын арттыруга китерүе, ә үзләренең кеше өчен куркыныч булган төрле авырулар тарата алуы искәртелә.
Йорт хайваннары хуҗаларына аларны әйбәтләп тәрбияләргә, стерильләштерергә, теркәргә һәм чиплаштырырга, ирекле йөртүгә юл куймаска, җәмәгать урыннарында муенчак кулланырга, зур этләргә борынчык кидерергә киңәш ителә.
Гади иминлек кагыйдәләрен үтәү райондагы кешеләрнең дә, йорт хайваннарының да куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев