erid:2VtzquqpS7d
Арча районы ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлназ Маркелова Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Арча яңалыклары

Арча районы ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлназ Маркелова Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе утырышында бүләкләү тантанасы узды

Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Арча районы ЗАГС бүлегенең баш белгече Гөлназ Маркелова тантаналы шартларда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Аның ЗАГС бүлегендә хезмәт стажы 11 ел тәшкил итә. Эшләгән елларында ул үзен компетентлы белгеч һәм ышанычлы хезмәткәр буларак танытты, һәрвакыт хезмәттәшләренә һәм килүчеләргә ярдәмгә килергә әзер.

Чыганак: https://t.me/arskiirayon/8718

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев