erid:2VtzquqpS7d
Арча районында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды
Арча яңалыклары

Арча районында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды

Арча районында агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре каралды, авыл хуҗалыгы техникасын вакытында ремонтлау һәм техник иминлек таләпләрен үтәү бурычлары билгеләнде.

 

21 февральдә Арча районында агросәнәгать комплексы җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Чара район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы А.Р. Рамазанов җитәкчелегендә үткәрелде һәм язгы кыр эшләренә техниканы вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү мәсьәләләренә багышланды.

Киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында торган мөһим бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка төр үзйөрешле техниканы ремонтлау һәм әзерләү эшләрен алданрак тәмамлау, аларның төзеклеген тәэмин итү кирәклеге ассызыкланды. Бу исә язгы чәчү кампаниясен оешкан төстә һәм өзеклекләрсез үткәрү өчен нигез булып тора.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы буенча Арча муниципаль районы Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов чыгыш ясады. Ул үзйөрешле техниканы техник карауны сыйфатлы итеп үткәрү таләпләре белән таныштырды, 2025 елда Татарстан Республикасында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча җентекле анализ ясады. Ул шулай ук техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы мәсьәләләрен күтәрде.


Нет комментариев