erid:2VtzquqpS7d
Арча районында инфраструктура эшләре бара
Арча яңалыклары

Арча районында инфраструктура эшләре бара

Милли проект кысаларында район юлларында киң күләмле эшләр башкарыла.

Эшләр тулысынча төгәлләнгән юллар: Арча – Сеҗе; Яңа Кенәр – Түбән Оры; Арча – Теләче юллары. Төгәлләнү этабында: Арча – Олы Әтнә – Урта Бирәзә; Арча – Мари Иле чиге – Иске Йорт юллары.

Бу үзгәрешләрнең барысы да «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла. Сыйфатлы юллар — районыбыз өчен яңа мөмкинлекләр, җирле бизнес өчен тизрәк логистика һәм руль артындагы һәр кеше өчен куркынычсызлык дигән сүз. Районның төп юл челтәре комплекслы рәвештә норматив хәлгә китерелә. Максат — һәр торак пунктны уңайлы һәм сыйфатлы юллар белән тоташтыру.


Нет комментариев