Арча районында “Мәк-2026“ операциясе бара
2026 елның 8 июленнән 17 июльгә кадәр Арча районы территориясендә “Мәк-2026“ дип аталган ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция үткәрелә.
Әлеге чараның максаты – составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр һәм законсыз чәчүлекләрне ачыклау, законсыз наркотиклар таратуга катнашы булган кешеләрне тоткарлау, наркотикларның район территориясенә үтеп керү юлларын бетерү.
РФ Җинаять кодексының 231нче маддәсе нигезендә, составында наркотик психотроп матдәләр яисә аларның прекурсорлары булган үсемлекләр үстергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Югарыда әйтелгән законсыз гамәлләр турында 02 яки 3-12-02 номерлары белән шалтыратыгыз. Алынган мәгълүматлар тиз арада тикшереләчәк һәм законда каралган чаралар күреләчәк.
Рәис Каюмов,
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев