erid:2VtzquqpS7d
Арча Сабан туенда районның төп сабан батырын атадылар
Арча яңалыклары

Арча Сабан туенда районның төп сабан батырын атадылар

Бүген, 7 июньдә - Арча Сабан туе

Арча Сабан туен район башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. 

- Игенчеләребезнең тырышлыгы белән быел да киләчәк уңышка ныклы нигез салынды, – диде ул. – Табигать анабызның мәрхәмәтлеге белән мул уңыш үстереп, аның югалтуларсыз җыйнап алырга насыйп булсын иде.

Район башлыгы районыбыз, республикабыз үсешенә лауелы өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ихтирам сүзләрен юллады. Ир-егетләребезнең бурычларын үтәп, исән-сау кайтуларын теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов ТР Рәисе Рөстәм Миннехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Ул, Арча районы республиканың йөзек кашы, дип атады. Арча – бөек Тукайны, алты Г.Тукай исемендәге премия лауреатын биргән район. 

Тәбрикләү сүзләреннән соң, хезмәт алдынгыларын мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр. Районның төп сабан батыры – «Игенче» ширкәтеннән Илнар Ситтиков


Нет комментариев