erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча шахматчылары Сабадан кайтты

Шахматчылар ярышларда катнашып торалар.

Сабада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның әтисе Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат ярышлары булды. РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов үзе дә шахмат уйнарга яраткан. Исән булса, аңа 24 мартта 95 яшь тулган булыр иде.

Ярышта 260 шахматчы катнашты. Безнең Арча районынннан да Арча Укучылар сараенда шахмат секциясен алып баручы тренер Айрат Яхин җитәкчелегендә 8 малай һәм кыз ярышка барды. Ярыштан кайткач, Айрат Яхин редакциягә кереп чыкты.

“Сабада Нургали Миңнеханов истәлегенә ел да шахмат ярышлары үткәрелә, - дип сөйләде ул. – Безнең бу ярышка бармый калган юк. Бу юлы да безнекеләр лаеклы чыгыш ясап кайттылар. 15-16 яшьлекләр арасында Рәниф Мостафин 2нче урынны алды. 16-17 яшьлекләр арасында Риана Камалиевада – 3нче урын. 2007-2009 елгылар арасында Инсаф Заһидуллин 2нче урынны алды. Һәм тагын Кәрим Әюпов, Чулпан Мостафина, Дилә Сабирова да матур уен күрсәттеләр".

Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре