erid:2VtzquqpS7d
Арча тимер юл станциясендә бер хатын-кыз һәлак булган
Арча яңалыклары

Арча тимер юл станциясендә бер хатын-кыз һәлак булган

Тикшерүчеләр тикшерү башлаган

«Арча» тимер юл станциясендә хатын-кызны поезд бәрдерә.Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының транспорттагы үзәк төбәк ара Тикшерү идарәсенең Телеграмм каналы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 24 сентябрь көнне көндез «Арча» тимер юл станциясендә тыелган урында юлларны кичкән 52 яшьлек хатын-кызны пассажир поезды бәрдерә. 

Тикшерү комитеты тикшерүчеләре транспортта беренчел тикшерү чаралары комплексын үткәрә, вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

Тулырак: https://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/arca-timer-iul-stanciiasenda-ber-xatyn-kyz-halak-bulgan-tikserucelar-tikseru-baslagan


Арча хәбәрләре

Нет комментариев