erid:2VtzquqpS7d
Арча укучылар сараенда өч яшькә кадәрге балалар ярышты
Арча яңалыклары

Арча укучылар сараенда өч яшькә кадәрге балалар ярышты

Гаилә елы узса да, гаилә белән төрле ярышлар уздыру традициясе дәвам итә

6 гыйнвар көнне Арча укучылар сараенда «Гаилә белән яңа ел ярышлары һәм сабыйлар йөгерүе» дип аталган матур чара узды. Бу чараның үзенчәлеге – өч яшькә кадәрге балалы гаиләләр катнашу.

«Мондый ярышларны уздыру күптәнге хыялыбыз иде. Менә ул быел беренче тапкыр уздырыла», – диде Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.

Бер, ике һәм өч яшьлек балалары булган районыбызның 10 гаиләсе күңелле ярышларда катнашты. Әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә ярыш-уеннар әзерләнгән иде. Бигрәк тә әти-әниләрнең кечкенә сабыйлары белән чыршы бизәүләре иң күңелле ярышларның берсе булды.

Уеннарның нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр өч төркемдә билгеләнде.

1 яшькә кадәрге балалы гаиләләр арасында 1 урын – Хәбриевлар, 2урын - Сафиннар, 3 урын – Усмановлар һәм Хәсәновларга бирелде. 

2 яшьлек балалы гаиләләр арасында 1 урын – Дәүләтшиннар, 2 урын - Шалагиннар, 3 урын – Һидиатовларга бирелде.

3 яшьлек балалы гаиләләр арасында 1 урын - Шагидовлар, 2 урын – Исмагиловларга бирелде.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм Арчаның эшмәкәрләре тарафыннан сертификатлар тапшырылды.

Барлык фотолар сылтама буенча: https://vk.com/album-185727872_305604015

 


Нет комментариев