erid:2VtzquqpS7d
Арча укытучылары республика бәйгесе финалында көч сынаша
Арча яңалыклары

Арча укытучылары республика бәйгесе финалында көч сынаша

Арча районы вәкилләре «Кеше тәрбияләү» республика бәйгесенең финалында катнаша

Бүген Татарстанда тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы белгечләрне берләштергән «Кеше тәрбияләүе» республика бәйгесенең финал этабы уза. Әлеге бәйгедә Арча районыннан дүрт педагог катнаша. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов MAX каналында хәбәр итә.

«Сыйныф җитәкчесе» номинациясендә Арчаның бишенче гимназиясе укытучысы Айгөл Галәветдинова чыгыш ясый.

«Педагог-оештыручы» номинациясендә Арчаның икенче мәктәбеннән Алисә Шамилова катнаша.

Шулай ук Арчаның алтынчы мәктәбеннән Эльвира Закирҗанова «Директор киңәшчесе» номинациясендә катнаша.

Өстәмә белем бирү юнәлешендә эшләүче педагоглар арасында исә Арча Укучылар сарае укытучысы Ландыш Хәкимова район данын яклый.


Нет комментариев