erid:2VtzquqpS7d
Арча урамында укучылар райондашларга юл йөрү куркынычсызлыгын искә төшерде
Арча яңалыклары

Арча урамында укучылар райондашларга юл йөрү куркынычсызлыгын искә төшерде

Традиция буенча районның ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесы Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне алдыннан юлда йөрүчеләрне куркынычсызлык турында кисәтә

Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннарын искә алу көне. Бу дата юл һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алуга багышланган. Быел ул 17нче ноябрьгә туры килә.

Шул уңайдан Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды һәм "Беренчеләр хәрәкәте" укучылары белән берлектә ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесы җомга көнне шәһәр үзәгендә плакатлар белән тере инсталляция төзеп, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турындагы чакыру белән чыктылар һәм җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә  юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм юл хәрәкәтендә катнашуга җаваплы мөнәсәбәт турында искә төшерүләр язылган мини-плакатлар тапшырдылар. Алар барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркынычсыз юллар теләделәр.

Чарада Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимов, Арча районы башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева, "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлегенең җитәкчесе Лия Ильина һәм укучылар катнашты.

 


Нет комментариев