erid:2VtzquqpS7d
Арча урман хуҗалыгында техник карау узды
Арча яңалыклары

Арча урман хуҗалыгында техник карау узды

Техник карауга 17 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде

2025 елның 20 ноябрендә расланган график нигезендә Арча урман хуҗалыгында чираттагы техник карау үткәрелде. Техник карауга 17 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карау таләпләренә туры килә.

Оешма хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде, тракторлар һәм махсус техниканы куркынычсыз файдалану мәсьәләләре каралды, аеруча игътибар техниканы караңгы вакытта файдалану кагыйдәләренә бирелде.

Габделхак Касимов – Арча районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге дәүләт баш инженер-инспекторы


Нет комментариев