Матур киләчәк өчен
Арча үзәк хастаханәсендә дәваланучылар да бүген читтә калмады, сайлауда катнашты.
Арча спорт комплексы бинасында урнашкан 943 номерлы сайлау участогыннан килеп сайлаттылар. Палата саен кереп йөрделәр.
- Тормышыбыз рәхәт. Киләчәгебез дә шулай булсын, республикабыз чәчәк атсын, районыбыз тагын да алга китсен, тынычлык урнашсын, махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән егетләребез исән-имин туган йортларына кайтсыннар, - дигән теләкләр белән үз тавышларын бирделәр.
Нет комментариев