erid:2VtzquqpS7d
“Арча” хоккей командасы балалар хоккей лигасында өченче урын яулады
Арча яңалыклары

“Арча” хоккей командасы балалар хоккей лигасында өченче урын яулады

2015 елгы малайлардан торган “Арча” хоккей командасы “Татнефть арена”да узган балалар хоккей лигасыннан өчен урын белән кайтты

1 ноябрьдә Татнефть аренада Draft Kids Лига 3×3 балалар хоккей лигасы узды. Анда 2015 елгы малалйлардан торган “Арча” хоккей командасы өченче урын алды. Бу хакта Арча районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Җиңүгә омтылышлары өчен яшь хоккейчыларыбызга, аларның тренерлары П.А.Дьяконовка, әти-әниләргә зур рәхмәт”, – дип язылган хәбәрдә.

 

 


Нет комментариев