erid:2VtzquqpS7d
Арчада юл һәлакәтендә җәяүле вафат булды
Арча яңалыклары

Арчада юл һәлакәтендә җәяүле вафат булды

Бүген төнлә Арча белән Божа арасында Казансу күперендә җәяүлене УАЗ машинасы бәрдергән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1969 елге ир-ат вафат булган .

Районның ЮХИД бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәкимов хәбәр итүенчә, җәяүленең яктылык кайтаручы элементы булмаган. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Хөрмәтле райондашлар! Төннәр бик караңгы. Торак пунктлардан читтә генә түгел,  хәтта шәһәр һәм авыл эчләрендәге юлларда да яктылык кайтаручы элементларны куеп йөрегез. Бу үзегезнең иминлегегез өчен кирәк булуын онытмагыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев