erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды

Быел фестиваль сигезенче тапкыр үткәрелә.

Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VIII республика фестиваленең зона этабы узды.

Чарада Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән артислар, иҗат коллективлары катнашты.

Фестивальдә катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

«Өлкән буын вәкилләренең уңганлыгына, булганлыгына сокланып яшим. Сез төзегән фундаментта без бүген тормышыбызны, эшчәнлегебезне алып барабыз. Булганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә тазалык, озын гомер юлдаш булсын. Бүгенге концерттан һәркемгә күңел күтәренкелеге алып кайтып китәргә язсын», - диде ул.

Быел «Балкыш» фестивале сигезенче тапкыр үткәрелә һәм ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Без Арча җирлегендә фестивальнең зона этабын сигезенче тапкыр уздырабыз. Әлеге фестиваль өлкәннәребезнең көтеп алган бәйрәме. Беренче фестивальдә 3000 кеше катнашса, узган ел 20 000 өлкәннәребез катнашкан», - диде Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.

Катнашучылар 11 номинациядә чыгыш ясады. Бу соло, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, хореография, нәфис сүз, оригиналь жанр, фольклор һәм башкалар.

«Әлеге фестивальгә ныклап әзерләнәбез, өлкәннәребез дә бик теләп катнаша. Фестивальнең сайлап алу этабы Арча районының Яңа Кенәр, Хәсәншаех, Иске Чүриле, Утар-Аты авыл җирлекләрендә узды. Жюри тарафыннан 95 чыгыш каралды, катнашучыларның репертуары Ватанга тугрылык, тынычлык, туган ил, әти-әни, солдат егетләр хакында булды. Барлыгы 500 кеше катнашты. Сайлап алу этабыннан узган катнашучылар бүген район сәхнәсендә чыгыш ясый», - диде Арча ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X