erid:2VtzquqpS7d
Арчада чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карады
Арча яңалыклары

Арчада чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карады

Алар математика буенча белемнәрен сынады.

18 декабрьдә Арчада “Барысын да белем хәл итә: белгеч белән эшлибез” акциясе үтте. Аның кысаларында 5нче гимназиядә районыбыз мәктәпләренең тугызынчы, икенче мәктәптә – унберенче сыйныф укучылары математика буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып карады. Акциядә 270 тугызынчы, 109 унберенче сыйныф укучылары катнашты. Оештыручылар һәм җәмәгать күзәтүчеләре итеп сигезенче һәм унынчы сыйныф укучылары җәлеп ителде. Имтихан барышында укучылар бердәм дәүләт имтиханнары барышы, биремнәрне эшләү тәртибе белән танышты.

Икенче көнне район мәгариф идарәсендә математика укытучылары эшләрне тикшереп, хаталарга анализ ясады.


Нет комментариев