Арчада “Ел тәрбиячесен” ачыкладылар
Арчаның 1нче һәм 11нче балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
Тәрбичеләр ике номинациядә – “Ел тәрбиячесе” һәм “Татар телендә укыту һәм тәрбия бирү төркемендә ел тәрбиячесе” номинацияләрендә көч сынашты. Беренче номинациядә алты, икенчесендә сигез тәрбияче катнашып, педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә көчләрен сынап карадылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү күнекмәләрен күрсәттеләр.
– Бәйге ике көн барды. Катнашучылар балалар белән педагогик чара күрсәтте һәм аңа анализ ясады. Барлык тәрбиячеләр үз эшләренең чын осталары булуларын күрсәтте, – диде район мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева.
Җиңүчеләргә район мәгариф идарәсенең грамоталары һәм сертификатлар тапшырылды.
Алар район данын зона этабында яклаячак:
“Ел тәрбиячесе”:
Гөлгенә Җәләлиева – Арчаның 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
Зилә Гатауллина – Арчаның 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.
“Татар телендә укыту һәм тәрбия бирү төркемендә ел тәрбиячесе”:
Гөлназ Нәҗипова – Арчаның 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев