erid:2VtzquqpS7d
Арчада җиде кешегә беркетмә төзелде
Арча яңалыклары

Арчада җиде кешегә беркетмә төзелде

Киләчәктә дә дәвам итәчәк

Бүген, 26 гыйнварда Арчада «Тоннель» профилактик чарасы булды. 

Анда аькогольле эчемлек яки наркотик матдәләр кулланып юлга чыкканнар игьтибар үзәгендә булды. Шул сәбәпле машина йөртү хокукы биргән таныклыкларын алдырып та, яңадан эчкән килеш юлга чыкканнарны да барладылар. 

Башка төр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар да читтә калмады.

Профилактик чара барышында 7 административ хокук бозу очрагы теркәлде. Анда аькогольле эчемлек яки наркотик матдәләр кулланып юлга чыкканнар очрамады. 

- «Тоннель» профилактик чарасы киләчәктә дә даими рәвештә үткәреләчәк, – диде Арча эчке эшләр 

бүлегенең ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев