erid:2VtzquqpS7d
Арчада итекле хоккей уйнадылар
Арча яңалыклары

Арчада итекле хоккей уйнадылар

Уеннар киеренке барды

3 нче гыйнвар көнне Арча стадионында традицион "Итекле хоккей" ярышы булып узды.
Ярышны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.  
Ярышта 6 команда: администрация,  "Арча" спорт мәктәбе,  мәгариф идарәсе,  "Металл",  "Огонь",  "Дуслар" командалары катнашты.  
Уеннар бик күңелле,  киеренке барды.  
Нәтиҗәдә,  Арча районы мәгариф идарәсе командасы 1 нче урынны яулады һәм Кубокка ия булды.  2-3 урыннарны "Дуслар" һәм "Металл" командалары бүлеште. 4 нче урында "Арча" спорт мәктәбе командасы.


Нет комментариев