erid:2VtzquqpS7d
Арчада юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Арча яңалыклары

Арчада юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

Аның чираттагысы Арчаның 5нче гимназиясендә үтте.

15 сентябрьдә Арчаның 5нче гимназиясе актлар залында юл йөрү куркынычсызылыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре чакырылыган иде. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачты һәм алып барды.

Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев, “Юл хәрәкте куркынычсызылыгы” идарәсенең Казан шәһәре буенча бүлеге җитәкчесе Наил Әгыйшев, Арчаның беренче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева, Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячесе Тәнзилә Бәйрәмова юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Ренат Гатиятов киләчәккә бурычлар билгеләде.

Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Арчаның беренче мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева һәм “Юл хәрәкте куркынычсызылыгы” идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Тулырак газетабызның киләсе санында.  

 


Нет комментариев