erid:2VtzquqpS7d
Арчада куркыныч юл һәлакәте булды
Арча яңалыклары

Арчада куркыныч юл һәлакәте булды

Сак булыгыз

Кичә, 6 декабрь көнне көндезге дүртенче яртылар тирәсендә Казан-Малмыж юлында, Төрнәле белән Лесхоз арасында, куркыныч юл һәлакәте булды. 2007 елгы "Лада Приора" машинасын йөртүче Арчадан Балтач юнәлешендә барганда куркынычсыз тизлек сайламый, каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "ВАЗ-2114" машинасы (йөртүчесе 1969 елгы) белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алты кеше зыян күрә, "ВАЗ-2114" машинасы пассажиры (1956 елгы) алган яраларда һәлакәт урынында һәлак була.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев