Бәйге Арчаның бишенче гимназиясендә үтте.
Арчаның бишенче гимназиясендә «Куркынычсыз тәгәрмәч» район бәйгесе үткәрелде. Әлеге чара укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерү белән беррәттән, аларны тормышта куллана белү осталыгын да үстерүгә юнәлдерелгән.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Арчаның беренче мәктәбе командасы яулады. Икенче урында – Иске Чүриле мәктәбе укучылары, ә өченче урында – Шушмабаш мәктәбе командасы.
“Афәрин, укучылар! Сезне җиңүегез белән котлыйм! Һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен саклагыз”, – дип яза үз каналында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов.
Нет комментариев