erid:2VtzquqpS7d
Арчада мотоциклчыларны барлыйлар
Арча яңалыклары

Арчада мотоциклчыларны барлыйлар

Юл сак булганны ярата

2026 елның 18 маенда республикада «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы башланып китте.

Әлеге чара мототранспорт йөртүчеләр һәм шәхси мобильлек чараларын кулланучылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт автоинспекциясе мотоцикл йөртүчеләргә транспорт чарасының техник төзеклеген тикшерергә, мотошлем һәм саклану чараларын кулланырга, шулай ук тиешле категорияле йөртү таныклыгы булуын истә тотарга киңәш итә.

«Балалар – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары. Аларның иминлеге өлкәннәрнең игътибарына һәм җаваплылыгына бәйле», – дип искәртте Арча районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Рөстәм Хәкимов.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев