erid:2VtzquqpS7d
Арчада остаханә ачылачак
Арча яңалыклары

Арчада остаханә ачылачак

Котлыйбыз

«Казан арты» тарих-этнография музееның «Бабаларыбызның һөнәре: чүлмәк ясау эше» проекты 2023 елда Президент мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында җиңү яулады. Грант күләме 335 мең 260сум. Җиңүчеләребезне котлыйбыз.
  Әлеге проект кысаларында «Казан арты» музеенда балчыктан изеп төрле эшләнмәләр ясау остаханәсе ачылачак. Анда теләгән һәркем  балчыктан изеп һәм яндырып савыт-сабалар, төрле сувенирлар ясау техникасын үзләштерә алачак.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев