erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада видеокамералар артачак

Бүген районның террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аны район башлыгы,комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев шәһәрдә җәмәгать урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен видеокамералар санын арттырырга тәкъдим итте. 

-" Куркынычсыз шәһәр" программасы буенча барысы 18 камера эшли. Алар безгә җинаятьләрне тиз ачарга булыша. Әмма бу гына аз. Бигрәк тә зур сәүдә үзәкләре, транспорт һәм кеше күп йөри торган урыннарда өстәмә видеокамералар кую имнлекне көчәйтергә ярдәм итәчәк,- диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу фикерне Илшат Габделфәртович та куәтләде һәм оешма, сәүдә нокталары хуҗаларына мәсьәләне тиз арада хәл итәргә боерды.

Утырышта комиссия сәркатибе Гөлшат Әхмәдуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин чыгыш ясады. Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев җәмгыятьтәге тотрыклылыкны тәэмин итү һәм террорга каршы көрәш чараларына игътибарны арттыру буенча бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X