erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада волонтерлар төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә халыкка ярдәм итә

Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн тавыш бирү 15 мартта башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 Бүген Арчаның Казансу паркында да әлеге акция буенча волонтерлар үз эшләрен башлар җибәрде. Арча районының "Алгарыш" яшьләр үзәге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов җитәкчелегендәге волонтерлар - Арчаның 6 нчы мәктәбе укучылары һәм Арча педагогика көллияте студентлары парктан узучыларга тавыш бирү мөмкинлеге турында аңлатты. 
"Райондашларыбызга иң беренче, сез балагызның уңайлы парк һәм ишегалларында йөрүен телисезме, дигән сорау бирәбез дә, "әйе" дигән җавап ишеткәч, сайлау мөмкинлеген аңлатабыз", - ди Әмир Рөстәм улы.Волонтер Ләйсән Абдуллина әйтүенчә, ярты сәгать вакыт эчендә алар 6 кешедән сораштырган.  "Өч кеше безнең янда ук үз тавышын бирде, калганнарга аңлатып язылган листовкаларны өйгә биреп җибәрдек, гаилә белән бергәләп сайларга",- ди ул.

Җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Республика шәһәрләре һәм районнарының җанлы урыннарында 548 волонтер эшли, алар тавыш бирү турында сөйлиләр һәм теләгән һәркемгә анда катнашырга тәкъдим итәләр. Сайтны да кертеп, берничә платформада тавыш бирергә мөмкин: gorodsreda.tatar.ru, портал uslugi.tatarstan.ru һәм "ТР хезмәтләре" кушымтасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тавыш бирү берничә өлешкә бүленгән: киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле парклар, яр буйлары һәм скверлар сайлау; «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартуны көткән топ-200 ишегалдын сайлау; шулай ук инде төзекләндерелгән мәйданчыклар турында фикер уртаклашу һәм программада катнашканнан соң ошаган яки ошамаган пунктларны атау мөмкинлеге. Бөтенроссия тавыш бирү 2017 елдан бирле бара. Узган ел проект кысаларында волонтерлар тавыш бирүгә сылтама белән мәгълүмати материаллар белән 40 мең листовка тараттылар. Шулай ук волонтерлык программасын гамәлгә ашыру барышында «Татарстан Республикасы ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре районнарга барып, чаралар уздыру урыннарының әзерлеген карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X