erid:2VtzquqpS7d
Арчада «Халкыбызның күңел көзгесе”  бәйгесе узды
Арча яңалыклары

Арчада «Халкыбызның күңел көзгесе” бәйгесе узды

Анда 10 кеше катнашты.

“Халкыбызның күңел көзгесе” районкүләм бәйгесе татар халкының йозек кашы, намусы, киләчәге булган хатын – кызларыбызның, ир – атларыбызның  милли йөзен саклап калу, гореф – гадәтләребезне , йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты  белән үткәрелде.

2 турда барлыгы 10 конкурсант катнашты. Алар үзләренең чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды.Җиңүчеләргә дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Нәтиҗәләр :

1 урын - Кәримова Гүзәл Рафаил кызы, Арча 8нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе;

1 урын - Котдусова Айгөл Раил кызы, Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

2 урын - Абдуллаҗанова Гөлгенә Гарәфетдин кызы, Яңа Кенәр балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы;

2 урын - Фәхретдинова Ландыш Хәлим кызы, Арча 2нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе;

2 урын - Ситдыйкова Фәнизә Рифат кызы, Арча 5 нче балалар бакчасы”ның педагог- психологы;

2 урын - Җамалиева Гөлнар Илгиз кызы, Арча 9 нчы балалар бакчасының тәрбиячесе;

3 урын - Вәлиева Зөлфия Җомагыл кызы, Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" татар теле тәрбиячесе;

3 урын - Арсаева Чулпан Тамир кызы, Арча 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының озайтылган көн төркеме тәрбиячесе;

3 урын - Шарифуллина Айгөл Мозакир кызы, Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасының тәрбиячесе;

3 урын - Зиннәтова Гөлнара Барый кызы, Арча 1 нче балалар бакчасының тәрбиячесе.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев