erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 6нчы мәктәбендә район башлыклары булды
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә район башлыклары булды

Арчаны өйрәнәләр. Безгә бу турыда мәктәп завучы Лилия Ильясовна хәбәр итте.

Арчаның 6нчы мәктәбендә (җитәкчесе Дилүс Мостафин) Буа һәм Балык Бистәсе районнары башлыклары Камартдинов Рәнис Рафис улы һәм Исламов Радик Рәмис улы, "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе Мөхәммәдияров Рамил Данил улы булды. Алар мәктәптәге шартлар, яңа укыту технологияләре белән таныштылар, дәресләрдә, музейда булдылар һ.б. Соңыннан шундый файдалы һәм эчтәлекле сәяхәт оештырганнары өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев