erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Җиңү диктанты” яздылар

Бүген, 3 сентябрьдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” узды.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында узган халыкара тарихи диктант Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районында диктант 5нче гимназия базасында үтте. Шулай ук диктантны онлайн-режимда язучылар да булды. Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшерергә теләүчеләр гимназиягә мөрәҗәгать итеп яки диктантпобеды.рф сайтында теркәлү узды. Арчаның 5нче гимназиясенә диктант язарга 45 кеше килде. Тагын 700гә якын кеше диктантны онлайн-форматта язды. Гимназиядә диктант язучылар арасында район башлыгы Илшат Нуриев та бар иде.

“Җиңү диктанты” язып, белемнәребезне яңартуны мин бик кирәкле эш дип саныйм, – диде ул, диктант язучыларны сзламләп.  – Безнең илдә сугыш җилләре кагылмаган бер гаилә дә, бер йорт та юктыр. Минем үземнең дә ике бабам сугыштан кайтмаган. Берсен, инде ничә еллар эзләтеп тә, кая югалганын таба алмыйм. Хәтерне яңарту – ул бик кирәк. Барыгызга да уңышлар телим, исән-сау булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, тынычлыкта, матур итеп яшәргә язсын. Ә балаларыбызга киләчәктә патриотлар булып үсәргә, илебезнең тарихын белергә, безгә яхшы алмаш булырга насыйп булсын”.

Район мәдәният идарәсе тарафыннан оештырылган концерт номерларын караганнан соң, акциядә катнашучылар диктант язу өчен бүлмәләргә таралышты.

“Диктант язу 2 кабинетта бара, – диде оештыручыларның берсе, район мәгариф идарәсе методисты Ирина Глазкова. – Катнашучылар 45 минут эчендә тест формасында төзелгән 25 сорауга җавап бирергә тиеш. Биремнәр язылган бланкларны диктант башланыр алдыннан таратып чыктык. Диктант вакытында телефоннар, башка техника белән куллану, биремнәрне фотога төшерү тыела.

“Җиңү диктанты” язучылар арасында Утар-Аты мәктәбенең тарих укытучысы Зөһрә Касыймова да бар иде.

“Мин инде 13 ел тарих укытам, – диде ул. – “Җиңү диктантын” ел саен язабыз. Сораулар уйланырлык, эзләнерлек. Әзерлексез генә килеп, язып чыга торган түгел. Әзерләнү өчен алдан сораулар чыккан иде, шуларны карап, булган белемнәрне яңартып килдек. Шулай да бөтен сорауга да дөрес җавап бирдем, дип төгәл әйтә алмыйм. Шикләнгән 1-2 сорау бар”.

Мондый чараларны бик кирәк дип саный Зөһрә Касыймова.

“Бүгенге көндә, ватанпәрвәрлек тәрбияләгән вакытта мондый диктантлар оештыру – кирәкле эш. Безнең Утар-Аты мәктәбе – төп мәктәп, ә 9нчы сыйныф программасына Бөек Ватан сугышы темасы тулысынча кереп бетми, 10-11 сыйныфка кала. 10нчы сыйныфка бармаган балалар Бөек Ватан сугышы темасын тулысынча үтә алмыйча кала. Техникумнарда алар аны тиз темп белән генә үтәләр китәләр. Бөек Ватан сугышы темасы төп мәктәп программасына кере бетсен иде”, – дип теләкләрен дә җиткерде ул.

“Җиңү диктантын” онлайн язучыларга серификатлар шунда ук чыгарылса, мәйданчыкларда язучылар билгеләрен ел ахырында белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X