Котлыйбыз
Кукмарада «Дуслык Кубогына»2016, 2017елгы малайлар арасында футбол ярышлары үтте. Яшь буенча һәр категориядә тугызар команда катнашты. Арчадан "Торнадо-2017" командасы көмеш лигада өченче, "Торнадо-2016" командасы бронза лигасында икенче урынны яулады. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр тапшырылды. Иң яхшы уенчылар билгеле булды. «Торнадо»дан иң яхшылар дип Райнур Насыйбуллин һәм Данияр Заһидуллин табылды. Тренерлары Ренат Насыйбуллин.
Нет комментариев